Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Балтач үзәк хастаханәсендә катлаулы операция кичерергә туры килде

Операциям сыйфатлы үткәрелеп, операциядән соңгы чор җайлы гына узды һәм кыска гына вакыт эчендә эшкә сәләтем кире кайтты

Балтач үзәк хастаханәсендә катлаулы операция кичерергә туры килде.

Шәфкать ияләре коллективына — операция шәфкать туташы Габдрахманова Гөлфия, санитарка Сәләхетдинова Алсу, анестезиолог Мәҗитов Аяз Айдаровичка, хирургның ассистенты Ырысбаев Актилек Акжаловичка, анестезист Зарипова Рәсимәгә, һәм, әлбәттә инде, операция ясаучы хирург Гаипназаров Сәидәхмәд Гаипназаровичка чын ихластан рәхмәт әйтәсем килә.

Төгәллек, грамоталылык, кешелеклелек, профессиональлек — әлеге медиклар командасына хас күркәм һәм асыл сыйфатлар бу. 
Операциям сыйфатлы үткәрелеп, операциядән соңгы чор җайлы гына узды һәм кыска гына вакыт эчендә эшкә сәләтем кире кайтты.

Медиклар «Сәнгать һәм кешелеклелек, хезмәт һәм белем белән» девизы астында эшләп шундый нәтиҗәгә ирештеләр.Гаипназаров Сәидәхмәд Гаипназаровичка һәм аның коллегалары алдында рәхмәт хисләре белән башымны иям!

Рамил Нәҗипов,

Куныр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев