Балтач хастаханәсе ветераннары Тукай-Кырлайда экскурсиядә булды
Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннар буйлап экскурсияне «Әтнә татар дәүләт драма театры» коллективы оештырды
Балтач үзәк район хастаханәсе ветераннары Тукай-Кырлай авылында мавыктыргыч экскурсиядә булдылар.
Экскурсия кысаларында алар шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби-мемориаль комплекс-музей белән танышты. Тукай исән чакта басылган сирәк фотосурәтләр, китаплар, рәссамнар һәм әдәбиятчыларның Тукай турындагы истәлекләре аеруча кызыклы булды.
Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннар буйлап экскурсияне «Әтнә татар дәүләт драма театры» коллективы оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев