Балтач хастаханәсендә психолог кабинеты уңышлы эшләп килә
2025 ел башыннан 183 йөкле хатын-кызга квалификацияле психологик ярдәме күрсәтелгән
«Гаилә» милли проекты кысаларында Балтач үзәк район хастаханәсендә махсус психолог кабинеты уңышлы гына эшләп килә. Психолог Малышева Мария Владимировна эшчәнлегеннән һәркем канәгать.
Психолог кабинеты махсус хәрби операциядә катнашучы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, аларның гаилә әгъзалары һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ пациентларга комплекслы ярдәм күрсәтү өчен булдырылган.
Шулай ук биредә йөкле хатын-кызлар да психологик ярдәм ала. 2025 ел башыннан 183 йөкле хатын-кызга квалификацияле психологик ярдәме күрсәтелгән.
Булачак әниләр консультацияләрнең югары нәтиҗәлелеген билгеләп үтәләр, белгечнең индивидуаль якын килүенең мөһимлеген һәм шәхси проблемаларны ачыктан-ачык сөйләшү мөмкинлеген ассызыклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев