Табиблар һәр хезмәткәрнең физик халәтен җентекләп тикшерделәр һәм аның һөнәри яраклылыгын бәяләделәр
Балтач үзәк район хастаханәсендә «МДСУ-1» оешмасы хезмәткәрләре медицина тикшерүе узды. Чара кысаларында предприятие механизаторлары һәм машина йөртүчеләре җентекләп тикшерелде.
Табиблар һәр хезмәткәрнең физик халәтен җентекләп тикшерделәр һәм аның һөнәри яраклылыгын бәяләделәр.
Тикшерү – юл хуҗалыгының эшчәнлегенә бәйле кешеләрнең сәламәтлеге торышын тикшереп торуга юнәлдерелгән мөһим профилактик чара.
Әлеге чара «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев