Башның бик нык авыртуы кан тамырлары кысылуга бәйле
Табиб Евгений Комаровский бик каты баш авыртканда нинди хата ясавыбызны аңлаткан. Аның белдерүенчә, стероид булмаган ялкынсынуга каршы дарулар (нестероидные противовоспалительные средства – әйтик, диклофенак, нурофен һ.б.) файдасыз булып чыгарга мөмкин. дип яза Ватаным Татарстан.
Табиб сүзләренә караганда, бу очракта сыек дару – сәдәф түгел, ә сироп эчәргә кирәк. Башның бик нык авыртуы кан тамырлары кысылуга бәйле. Сироп бик тиз канга сеңә, ә сәдәф әле озак кына ашказанында «ятачак».
Моннан тыш, Комаровский искә төшереп үткәнчә, баш өянәге вакытында авырту әледән-әле кабатланып тора. Авырту дүрт сәгатьтән өч тәүлеккә кадәр сузылырга мөмкин.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев