Батырлыкка тиң хезмәт
21 июнь — Медицина хезмәткәрләре көне
Медицина хезмәткәрләре көне 1976 елның 13 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы
фәрманы нигезендә билгеләнә. Тик аны 1980 елдан гына билгеләп үтә башлыйлар.
Бәйрәм итәр өчен июньнең өченче якшәмбесен сайлыйлар. Советлар Союзы таркалгач
та бәйрәм югалмый, саклана, дәвам итә.
Медицина хезмәткәренең эше — ул көндәлек батырлык кылуга тиң. Әлеге тармакта син үз эшеңә үтә дә җаваплы карасаң гына халык ихтирамын яулый аласың. Кеше гомерен саклап калу, катлаулы
операцияләр ясау, авыр вакытларында кешеләргә ярдәм итү, күп вакыт мөмкин булмаганны да тормышка ашырулар — боларның барысы да ак халатлы шәфкать ияләренең хезмәт бурычларын яктырта. Аларның үз-үзләрен аямый сәламәтлек сагында нык басып торуларын пандемия чорында күрдек инде, үз сәламәтлекләренә зыян килүдән дә курыкмыйча күпме райондашыбызны үлем тырнагыннан саклап калдылар. Моның өчен аларның барысына да башыбызны иеп рәхмәт әйтергә тиешбез.
Көн дими, төн дими эшләүче, иң кирәкле, җаваплы, катлаулы, авыр һөнәрне сайлап, бүгенге көндә дә фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә хөрмәтнең иң
зурысы, теләкләрнең иң матурлары яңгырасын. Алар моңа, һичшиксез, лаек. Махсус хәрби операция зонасында да җиң сызганып эшләүче медицина хезмәткәрләребез бар, аларга исә мәңгелек дан!
Бәйрәм уңаеннан «Хезмәт» газетасы журналисты үзәк хастаханәнең рентген, УЗИ, лаборатория бүлегендә булып, биредә эшләүчеләр белән танышып кайтты.
Район үзәк хастаханәсенең үтә дә җаваплы тармакларының берсе — ул клиник-диагностика лабораториясе. Лаборатория кадрлар белән тиешенчә тәэмин ителгән, иртәнге 8 тулганчы эшен башлый, кичке тугызга кадәр хезмәтен дәвам итә. Фельдшер-лаборантлар өйдә булсалар да кизү
торалар, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында аларны хастаханәгә чакыртып алырга мөмкиннәр.
Лаборатория үзенең эшчәнлеген Рәсәйнең һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы фәрманнары, норматив документлары нигезендә алып бара. Кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, тикшерү үткәрү тәртипләре хастаханә таләпләренә туры китерелгән. Бармактан кан бирергә генә дә бирегә көндәлек 120 тирәсе кеше килә.
Анализлар лабораториягә үзәк хастаханә станционары, поликлиника, Чепья, Яңгул, Кариле табиблык амбулаторияләренең процедура кабинетларыннан, ашыгыч ярдәм бүлегеннән китерелә. Ул анализларны тикшерү елдан-ел арта, узган ел менә 411 меңнән артык анализ тикшергән булганнар. «Бер тәүлек эчендә 300 пробирка тирәсе анализ тикшерәбез», ди Элиана Валерьевна.
Элиана Мәгъсүмова биредә бик озак еллар эшли. Аның кул астында бүгенге көндә фельдшер-лаборантлар Ләйсән Закирова, Гүзәл Нургалиева, Гөлсем Шакирова, Дания Фатыйхова, Зөһрә Закирҗанова, Зөлфия Сәләхиева, Алина Солтанова хезмәт куя.
Алинадан кала фельдшерларның барысы да шушы өлкәдә дистәләгән еллар эшлиләр, хезмәтләре һәрчак мактаулы. Техник хезмәткәр Нурия Хафизованың тырышлыгын да аерым әйтеп үтәсе килә, лабораториядә һәрчак идеаль чисталык булырга тиеш һәм Нурия апаның тырышлыгы нәтиҗәсендә биредә бар да пөхтә, наять.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев