Быел диспансеризация процедурасына берничә үзгәреш кертелә
2026 елда 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туганнар диспансеризация үтәргә тиеш
ТР Сәламәтлек саклау Министрлыгында быел диспансерлаштыруда яңа анализлар барлыкка киләчәк дип сөйләделәр.
Яңалыкларның берсе – 40 яшькә кадәргеләр арасында атеросклерозны профилактикалау өчен липопротеин дәрәҗәсен һәм липид профилен тикшерү. 21-49 яшьлек хатын-кызлар өчен биш елга бер тапкыр аналык муентыгы яман шешен үстерү шансына йогынты ясый торган кеше папилломасы вирусы булуга тест өстәлгән. Моннан тыш, гипертония һәм диабет белән авыручыларга кайбер очракларда телемедицина технологияләрен кулланып диспансеризация узарга рөхсәт иткәннәр.
Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә»милли проектлары кысаларында бушлай үткәрелә. Аның ешлыгы яшькә карап үзгәреп тора. 18 яшьтән 39 яшькә кадәр өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән ел саен тикшерелә. 2026 елда 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туганнар диспансеризация үтәргә тиеш.
Стандарт тикшерүгә буй, авырлык, кан басымын үлчәү, кан анализлары, флюорография һәм ЭКГ керә. Җенесенә, яшенә һәм сәламәтлек торышына карап, хатын-кызлар өчен маммография яки яман шешкә тест кебек өстәмә тикшеренүләр билгеләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев