Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Роман Джумабаев булды

Карарны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев кабул итте

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Роман Джумабаев булды. Билгеләү турында карарны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев кабул итте.

Роман Джумабаев КДМУны «Дәвалау эше» белгечлеге буенча 2013 елда тәмамлаган. 2014 елда шунда ук «Неврология» белгечлеге буенча ординатура тәмамлаган. Аның шәһәрнең сәламәтлек саклау системасында күпьеллык эш тәҗрибәсе бар: башта ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең неврология бүлегендә санитар булып эшли, аннары табиб-невролог, соңрак медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары була. 2023 елдан 2026 елның гыйнварына кадәр Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең утратавыш диагностикасы бүлеге мөдире вазыйфасын башкарган.

Агымдагы елның гыйнварыннан ул Марат Мөхәммәдиев республика онкодиспансерына күчкәннән соң хастаханәнең баш табибы вазыйфаларын башкарды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев