Черки чыга, черки белән чире чыга
Әле күптән түгел, 25 апрель көне Ботендөнья маляриягә каршы көрәш көне итеп билгеләп үтелде. Нәрсә соң ул малярия (бизгәк) һәм аннан үзеңне ничек сакларга була?
Малярия авыру кешедән малярияле черки тешләү юлы белән күчә. Эссе вакытта черкиләр аеруча актив. Малярия куркынычы булган территорияләр исемлегенә кермәгән урыннарда да бу авыруны йоктыру ихтималы зур. Авыруны гади генә кагыйдәләрне үтәп кисәтеп була. Иң беренче итеп черкиләр бина эченә кермәсен өчен ишек-тәрәзәләрне 0,8 миллиметрдан да артык булмаган вак тишекле челтәр белән капларга киңәш ителә. Марляны бу максатарда куллану уңайсызрак, чөнки ул тузан белән тиз каплана һәм һаваны начар үткәрә. Шулай ук черки тешләүне булдырмас өчен крем, гель, аэрозоль, спрей рәвешендә чыгарыла торган репеллентлар кулланыла. Әлбәттә, аларны инструкция буенча гына файдалану сорала.
Шуны да онытмаска кирәк, черкиләрнең артуы сулыкларда гына түгел, җыелган суларда, сыешлыкларда, агач төпләрендә, санкцияләнмәгән чүплектә, консерв банкларында да була. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен сулы сыешлыкларны тыгыз итеп ябарга кирәк. Канауларны, буаларны үсемлекләрдән чистартып тору зарур. Аңлашылганча, каты көнкүреш калдыкларын бары тик тиешле урыннарга гына ташларга кирәк. Менә шул чакта безне малярия әйләнеп узар.
Кулланучы хокукларын яклау хэм кеше иминлеген
саклау өлкесендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенеӊ
Татарстан Республикасы буенча идарәсенең
Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев