Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Черки тешләсә, нишләргә

Җәй табигатьнең иң матур чоры булса да, чебен-черки бераз кәефне боза. Алардан саклану чарасын алдан ук күрергә кирәк. Чөнки кайбер бөҗәкләрнең тешләве каты авыруга, хәтта үлемгә китерергә мөмкин.

Кайсыберләре тешли, икенчеләренең агуы исә температура күтәрелү, аллергия һәм бик нык агулануга китерергә сәләтле. Теге яки бу бөҗәк тешләгән урынның кызарып яки агарып торуы, бераз гына шешүе, кычытуы - табигый хәл. Ә менә күз тирәсе ачыта, тамакка «төер» утыра, тәннең башка урыннары да кычыта башласа, борчылырга урын бар. Боларга тын кысылу, күңел болгану, баш әйләнү, эч авырту да өстәлергә мөмкин. Вакытында тиешле ярдәм күрсәтелмәсә, кешенең аңын югалтып үлеп китүе дә ихтимал. Кайсы бөҗәк нинди зыян китерергә сәләтле? Кайсыннан ничек сакланырга?

Тешләү, аллергия булмаган очракта, әллә ни куркыныч түгел. Ләкин бу урын гел кычытып торганлыктан, бала аны кашый, көйсезләнә.
Нәтиҗәдә, ашавы начарлана, йокысы «кача». Әле бит яраларга инфекция керүе дә бар. Монысы исә тән температурасы күтәрелүгә китерәчәк.

Нишләргә? Ничек тә кычытуны басарга кирәк. Балага антигистамин (аллергиягә каршы) препаратлар эчертергә, ә черки тешләгән урынны спирт, одеколон кебек антисептик белән эшкәртергә кирәк. Шулай ук тәнгә һәм киемгә аларны куркыта торган махсус спрей сиптерергә яки гель сөртергә мөмкин. Тик бөҗәкләргә каршы мондый агуларның аллергия барлыкка китерүе дә мөмкин, дип яза мәгариф басмасы.
Фото: antivrediteli

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250