Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Чума янәшәдә йөри

Африка чумасы куркынычы янәшәдә генә йөри. Әлеге чир Мәскәү, Рязань һәм Пенза өлкәләрендә табыла. Республика буенча моны җитди күзәтү астына алдылар һәм Татарстанда икеайлык профилактик чара ачылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән беррәттән, махсус ветеринария тикшерүе үткәрүче белгечләр дә сакта тора. Дуңгыз асраучы хуҗалыкларда профилактика чаралары үткәрелә.

Африка чумасы - вируслы йогышлы авыру. Ул дәвалауга бирешмәве белән куркыныч. Чирне булдырмый калу өчен дуңгыз асраучы җәмгыятьләрдә һәм шәхси хужалык ияләренә профилактика чараларын төгәл үтәргә, саграк булырга кирәк. Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне җиренә җиткереп башкару сорала: терлекләргә азык биргәндә бик сак булу киңәш ителә: эшкәртергә, яраклысын тикшереп кенә бирергә кирәк. Дуңгызларны хуҗалыктагы башка хайваннардан һәм кош-кортлардан читләштерергә кирәк, чөнки ерткыч кошлар, эт, мәчеләр дә ви-рус таратучылар булырга мөмкин. Азыкларында талпаннар булмауны ачыклау да зыянга булмас. Шуның өчен дуңгызлар яшәгән һәм азык запасы сакланучы урыннарга даими рәвештә дезинфекция һәм дезинсекция (бөҗәкләргә каршы көрәш) ясау зарур.

Дуңгызларны йогышлы чирләре булмавын раслаучы документлары булмаган очракта сатып алмаска киңәш ителә. Тиешле тәртиптә сатып алынганнарын да башка дуңгыз һәм терлекләрдән вакытлыча аерып тору, ягъни карантин үткәргәннән соң гына гомуми көтүгә кушарга рөхсәт. Дуңгызларга вакцинация ясау һәм мал табибларының тикшерү үткәрүе кирәк. Әгәр дә африка чу-масы бар дигән шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Тел.: 2-59-57. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру дуңгызны үз урынында аерып калдырырга кирәк. Дуңгызны һәм башка хайваннарны суярга, аларның итен, маен, тиресен, йоннарын кулланырга ярамый.
Фото: mk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250