Чиянең организмга зыяны да бар икән
Табигать быел җиләк-җимешне мулдан бирде. Агач-куакларда пешкән чияне җыеп бетерерлек түгел...
Чия организмның төрле системалары өчен витаминнар, минераллар, клетчатка һәм антиоксидантларга бай булу аркасында файдалы. Бу җиләктә А, С, Е витаминнары һәм В группасы, шулай ук тимер, бакыр һәм марганец бар.
Чиянең файдасы төрле аспектларда — иммунитет, йөрәк һәм кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты (эч) һәм тире өчен — күренә.
Иммунитет өчен
Чия составындагы С витамины иммунитет эшенә булыша, организмның тоташтыргыч тукымаларының ныклыгын һәм сыгылмалылыгын тәэмин итүче коллаген эшләп чыгаруга ярдәм итә.
Флавоноидлар булу С витаминын яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, бу исә иммунитет өчен файданы арттыра.
Су белән сыекландырылган табигый чия суы — ютәл белән салкын тигәндә температураны төшерүче һәм какырыктан арындыручы чара.
Йөрәк һәм кан тамырлары өчен
Чия составындагы калий һәм магний йөрәк һәм кан тамырларының торышына уңай йогынты ясый, организмнан артык сыеклыкны чыгарырга һәм шешүне җиңәргә ярдәм итә.
Чиядәге кумариннар канның оешу процессын көйли, тромблар барлыкка килүне булдырмый һәм канны сыекландырырга ярдәм итә.
Бу җиләк шулай ук «начар» холестерин дәрәҗәсенең киметә, ә «начар» холестерин — йөрәк авырулары хәвефе факторы.
Иң мөһиме: катлаулы эшкәртелгән чиягә караганда, яңа пешкән чия файдалырак.
Ашказан-эчәклек тракты өчен
Чиядәге клетчатка тизрәк туенырга һәм ачлык тойгысын кичермәскә ярдәм итә, эчәклек перистальтикасын яхшырта, таркалу продуктларын һәм токсиннарны чыгарырга ярдәм итә.
Чиядәге органик кислоталар (аскорбин, лимон, алма кислоталары) ашказанының кислоталылыгын арттырырга ярдәм итә, кислоталылыгы азрак булган гастритларда тәкъдим ителә.
Чиядәге пектин матдәләре организмны чистартырга булышалар, аннан агулы элементларны чыгаралар.
Тире өчен
Чия составындагы антиоксидантлар — антоцианнар капилляр тонусын саклыйлар, эпидермисның картаю процессын акрынайталар.
Чиядәге С витамины тирене яшәртә, аның сыгылмалылыгын арттыра, вак җыерчыкларны тигезләргә ярдәм итә.
Калий тире күзәнәкләрендә дым балансын саклый һәм тирене дымландыру өчен җавап бирә.
Әйткәндәй, чия йомшагын һәм сутын кулланып ясаган битлекләр бетчәләр һәм сыткылар барлыкка килүгә комачаулый, ләкин бу маскаларны сәламәт тиредә генә кулланырга ярый.
ЗЫЯНЫ
Чия куллану зыян китерергә мөмкин булган кайбер халәтләр:
Ашказаны-эчәклек системасы авыруларына зыян итәргә мөмкин: җиләкнең кислоталылыгы югары булу сәбәпле, гастрит кискенләшкән һәм ашказаны җәрәхәтләре булган чорда ярамый.
Шикәр диабеты очрагында — гәрчә чиянең гликемик индексы югары булмаса да (22), күп күләмдә ул шикәр дәрәҗәсен күтәрергә һәм даруларның тәэсиренә комачауларга мөмкин.
Аллергик реакцияләр булган очракта — тирегә тимгелләр чыгарга мөмкин, шешенүләр булырга, сулыш алуда проблемалар барлыкка килү ихтималы бар.
Теш эмале — чия составындагы кислоталар теш эмален бозарга һәм тешләрнең сизгерлеген тудырырга мөмкин.
Чама хисе мөһим: көнлек норма 300-400 г дан артмаска тиеш. Чия ашау өчен иң кулай вакыт — көннең беренче яртысы. Ашаганнан соң авызны су белән чайкарга киңәш ителә.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев