Дарумы, акчамы?
1 октябрьгә кадәр санаулы көннәр калды. Димәк, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту яисә аннан файдалана башлау турында гариза язарга да бик аз вакыт калды дигән сүз.
Социаль пакет дип йөртелүче әлеге хезмәтләр җыелмасына нәрсәләр керүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Болар - табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар белән тәэмин итү, медицина күрсәтмәләре булган очракта - шифаханә-курортларда дәвалану, шәһәр янындагы тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук дәвалану урынына бушлай барып кайту. Әлеге ташламаларга ия булган кешеләр бу хезмәтләрдән тулысынча да, аерым-аерым да файдалана ала.
Тиешле нәтиҗәне һәркем үзе ясасын иде. Акча булгач, барысын да алып була, дип уйлаучылар ялгышалар. Акча тиз бетә, ул бүген бар, иртәгә юк. Ә дару алырга карар итсәң, күпкә отышлырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев