Эдуард Нагуманов: Соцпакетка компенсация акчасына шешкә каршы препарат сатып алып булмый
Сәламәтлек

Эдуард Нагуманов: Соцпакетка компенсация акчасына шешкә каршы препарат сатып алып булмый

Федераль ташламадан баш тарткан пациент үзен генә түгел, ә башка авыруларны да билгеле бер куркыныч астына куя

Бүген Татарстанда 130 мең кеше онкологик авырулар буенча диспансер исәбендә тора. Аларның 63 меңнән артыгы федераль ташламага, ягъни социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы, әмма аларның 35 проценты – 22 мең 319 кеше ташламадан баш тарткан. 

«Онкологик авыру белән очрашкан пациентлар төркеме ташламалы программа ни дәрәҗәдә мөһим икәнен башкалардан да яхшырак аңлый. Шуңа да карамастан, алар арасында да акчалата компенсацияне сайлаучылар бар. Әмма онкологик авырулар вакытында чирнең кабат әйләнеп кайту куркынычы бик югары», – дип билгеләп үтте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов.

Белгеч аңлатуынча, федераль ташламадан баш тарткан пациент үзен генә түгел, ә башка авыруларны да билгеле бер куркыныч астына куя. Ни өчен дигәндә, соцпакеттан баш тартучылар азрак булган саен, федераль фондтан республикага дарулар белән тәэмин итү өчен бүлеп бирелә торган акча да күбрәк була.Ташламадан баш тарткан пациентка бирелә торган акчалата компенсация хәтта бер елга исәпләгәндә дә кирәкле даруларга тотыла торган чыгымнарны каплый алмый. Аерым алганда, бу акчага шешкә каршы препаратларның берсен дә сатып алып булмый.

Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев