Фронтка зур ярдәм
288 нче артиллерия бригадасы командирының Рәхмәт хаты
Илдә, җәмгыятьтә барган вакыйгалар медицина өлкәсен читләтеп узмый.
Район үзәк хастаханәсе махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә финанс яктан да, медицина кирәк-яракларына ихтыяҗ булганда да бик булышалар.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин Рәсәй көнендә аларның тырышлыкларын аерым билгеләп узды, гуманитар ярдәмне әзерләүгә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач районы үзәк
хастаханәсенең коллективын, шулай ук район хастаханәсенең баш табибы Сәфәров Рамил Рәфхәт улын бүләкләде, аларга 288 нче артиллерия бригадасы командирының Рәхмәт хаты тапшырылды (Рәхмәт хатын Рәшит Шәфигуллин кабул итеп алды, рәсемдә).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев