Гемоглобинны күтәрү өчен төнәтмә рецепты
Сәламәтлек

Гемоглобинны күтәрү өчен төнәтмә рецепты

1 ай дәвамында көнгә 2 тапкыр ашаганнан соң 1 аш кашыгы эчәргә кирәк

Күпчелек кешеләр гемоглабин төшүе белән интегәдер, мөгаен.

Бик җайлы ысул ярдәмендә гемоглабинны күтәрү төнәтмәсен әзерләргә була ди, бистәбездә гомер итүче ак әбиебез –  Гөлирәм апа.

Аның өчен: 250 грамм башлы суганны вак итеп турарга, шуңа 200 грамм шикәр комы, ярты литр су салып болгатабыз, соңыннан сүрән утта 2 сәгать тотарга кирәк, болгатырга онытмагыз, төбенә утырмасын.

Аннары 2 аш кашыгы бал салып болгатырга кирәк.

Шуны 1 ай дәвамында көнгә 2 тапкыр ашаганнан соң 1 аш кашыгы эчәргә кирәк.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


төнәтмә

Нет комментариев