Кабакның файдасы
Кабак күпләр өчен файдалы
Суалчаннарны бетерү өчен: киптереп чистартылган 300 г кабак төшен яхшылап изегез, бал яисә кайнатма өстәгез. Бу катнашманы акрын гына (1 сәгать дәвамында) ач карынга ашагыз.
Үт куыгы һәм бавыр ялкынсынулары вакытында, «кабак сөте» эчү файдалы: 50 г чистартылган төшкә су (80мл) һәм шикәр комы (20 г) салып изегез, ач карынга эчегез. Авыру бавырга кабак орлыклары төнәтмәсе дә ярдәм итәр. 250-500 г орлыкка 0,5-1 л кайнар су салына, 2 сәгать төнәтегез. Төнәтмәне 1 сәгать дәвамында эчегез.
Үт кудыру өчен, кабак йомшагын турап, тары боткасы пешерегез: боткага май, сөт, бал өстәгез. Мондый ботканы һәр көнне ашагыз. Үт куыгы авырулары вакытында аның файдасы инде күптән сыналган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев