Казанда пациентның йөрәген туктатмыйча уникаль операция ясаганнар
Операцияне ике хирургия командасы (кардиохирурглар һәм кан тамырлары хирурглары) синхрон эшләгән
Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге хирурглары Татарстан кардиохирургиясе тарихында беренче тапкыр тибә торган йөрәккә аортокоронар шунтирование һәм аортага протез ясау буенча бер үк вакытта операция үткәрделәр.
70 яшьлек пациент табибларга мөрәҗәгать иткән. Аның аягында кан әйләнеше бозылган, ампутация янаган. Тикшерү вакытында йөрәгенең авыр патологиясе ачыклаган. Ике операцияне аерым-аерым уздыру үлем куркынычы тудырган, шуңа күрә бер үк вакытта йөрәк эшчәнлеген туктатмыйча операция ясау турында карар кабул ителгән.
Операцияне ике хирургия командасы (кардиохирурглар һәм кан тамырлары хирурглары) синхрон эшләгән. Катлаулы операциядән соң икенче көнне үк ир - ат реанимациядән гомуми палатага күчерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев