Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Кемнәр түләүсез дарулар белән тәэмин ителәчәк?

Өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә социаль ярдәм чаралары өлкән бала 18 яшькә җиткәнче яисә, көндезге уку бүлегендә белем алу шарты белән, 23 яшькә җиткәнче күрсәтелә

Күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен даруларга субсидияләргә алмашка яңа ярдәм чарасы – түләүсез дарулар белән тәэмин итү чарасы кертеләчәк. Әлеге хакта гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланган брифинг барышында Татарстан Республикасы Хезмәт, Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә социаль ярдәм чаралары өлкән бала 18 яшькә җиткәнче яисә, көндезге уку бүлегендә белем алу шарты белән, 23 яшькә җиткәнче күрсәтелә, дип яза Кайтаваз.

Үзгәрешләр үз көченә 27 июльдән керә. Шул рәвешле, элегрәк дару сатып алуга субсидия билгеләнмәгән күпбалалы гаиләләрдәге балалар, алты яшькә җиткәнче, табиблар рецепты буенча ташламалы дару препаратлары белән тәэмин ителәчәк.

Шул ук вакытта, закон үз көченә кергән көнгә кадәр субсидия билгеләнгән күпбалалы гаиләләр, түләүсез дарулар билгеләү срогы тәмамланганчы субсидия алыргамы яки аннан баш тартып, түләүсез дарулар алыргамы икәнен сайлый алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев