Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Көнбагыш сару кайнауны баса

Табиб-диетолог көн саен бер уч көнбагыш ашарга куша.

Балачакта көнбагыштан да тәмлерәк нәрсә булдымы икән? Басудан күтәреп алып кайтып, аннан үзең кагып, кыздырып ашаганы аеруча тәмле була иде. Баксаң, ул бик файдалы да булган икән әле.


Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург көнбагышның файдалы үзенчәлекләре турында сөйләде. Белгеч сүзләренә караганда, бу ризык йөрәк, шулай ук тире, тырнаклар һәм чәч өчен бик тә файдалы. Көн саен бер уч көнбагыш ашасаң, чәчләр ныгый, ялтырап тора башлый, чөнки көнбагыш җиңел эшкәртелә торган цинкка бай.


Кыздырылмаган көнбагыш йокыны яхшырта. Көнбагыш сару кайнауны да баса.


"Көнбагыш төше магнийга бик бай, ул үзәк нерв системасына тынычландыру йогынтысы ясый”, — дип сөйли белгеч. Гинзбург аңлатуынча, бу элемент организмга стресска каршы торырга ярдәм итә. "50 яшьтән өлкәнрәкләрнең магнийны җитәрлек күләмдә куллануы гомер озынлыгын арттыра. Бу тикшеренүләрдә исбатланган", — дип өсти ул.


Моннан тыш, көнбагыш йөрәк өчен файдалы, дип белдерә табиб. "Көнбагыш маенда Е витамины - антиоксидант бик күп, ул кан тамырларының эчке стенасын атеросклеротик зыян килүдән саклый", — дип аңлата Гинзбург.


Табиб сүзләренчә, көнбагыш төше куллану шулай ук тире, чәч һәм тырнакларның сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясый, чөнки аларда күп санда селен барлыгы билгеле. “Селен — ул кискен мөһим минерал, соңгы вакытта ачыклануынча, ул чәч, тире, тырнаклар өчен генә түгел, ә йөрәк-кан тамырлары системасы өчен дә бик кирәкле”, - дип аңлата ул.
 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр