Шпорадан ничек котылырга, киңәшләр
Алдан табиб белән киңәшләшү кирәк!
Үкчәдәге шпора бик каты авыртса түбәндәге киңәшләрне үтәгез. Әмма табиб белән киңәшләшү кирәк!
Рецепт:
100 грамм каз, яки ат маена 100 грамм уксус эссенциясе кушарга, 1 күкәйне шуңа сытарга, кабыгын да ваклап шунда салып бутарга. 21 көн кпраңгы урында төнәтергә һәм вакыт-вакыт буташтыргалап торырга. Ягъни бердәй куе массага әйләндерергә.
Аякны бераз вакыт җылы су ваннасына тыгып утырганнан соң, корытып сөртергә һәм шушы май катнашмасын юка гына итеп тампонга ягып, үкчә шпорасына куярга. Аякны бәйләп, оекбаш киеп куярга. Яндыра башлагач, тампонны алып, аякны корытып сөртергә.
Процедураны 35 көн рәттән кабатларга.
Икенче рецепт:
1 аш кашыгы чәй содасын 3 литр кар суында (кайнар су булсын), яки дистилляцияләнгән суда эретергә, шуңа 8-10 тамчы йод тамызырга.
Катнашманы 37 градуска хәтле суытырга һөм тазга салып, аякны шунда 10 минутка тыгып торырга. Процедурадан соң аякны корытып сөртергә һәм авырткан урыннарны төнгелеккә 5% лы йод эремәсе белән буяп ятарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев