14 ноябрь, Бөтендөнья шикәр авыруына каршы көрәш көне. Бу көн авыру таралу масштаблары турында искәртә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда 220 миллионнан артык кеше шикәр авыруы белән чирли.
Диабетның кеше организмына куркынычы турында әледән-әле сөйләп торалар. Бу авыру хакында белү генә аз, аны булдырмау чараларын көндәлек ихтыяҗга әйләндерергә вакыт. Кариле табиблык амбулаториясе мөдире, гомум практика табибы Алфир Йосыпов сүзләренә караганда, диабет ешрак күз, йөрәк, аяк тамырларын һәм нерв системасын заралый, бу исә үз чиратында кешенең хезмәткә сәләтен югалтуга һәм гариплеккә китерә.
- Шикәр авыруы - бу җитди авыру, матдәләр алмашы үзгәрүгә китерә, шул ук вакытта организмда тукымаларның глюкозаны үзләштерүе бозыла, - ди табиб. - Шикәр авыруы канда шикәр арту һәм аның бәвел белән бүленеп чыгуы белән ачыклана. Организм аны тиешле күләмдә үзләштерми һәм тән күзәнәкләре ачыга башлый һәм үз функцияләрен тиешенчә үтәми. Организмда глюкозаны үзләштерү өчен инсулин гормоны җавап бирә, ул җитмәгәндә шикәр авыруы барлыкка килә.
- Чирнең билгеләре хакында сөйләп үтик әле...
- Хәлсезлек, авыз эче кибү, ябыгу, бер үк вакытта аппетит көчәю, артык тирләү дә шик уятырга тиеш һәркемдә. Шикәр чирен 1 һәм 2 типларга бүлеп йөртәләр. 1 тип шикәр авыруы башлангач, кеше бик күп су эчә башлый. Шул рәвешле сидек тә күп килә, тыныннан ацетон яки черегән бәрәңге исе килүчән. Ә 2 типтагы диабет вакытында кешенең тәненә шешек чыга башларга, күзләре начар күрергә, парадонтоз булып тешләре коела башларга мөмкин. Кайчак кеше шулай еллар буена йөреп, үзенең шикәр чире белән авыруын белмәскә дә мөмкин. Шуның өчен дә 30-40 яшьтән узган һәркем үзенең канында шикәр микъдарен даими рәвештә тикшертеп торырга бурычлы. Шулай ук туганнары арасында шикәр авыруы белән чирләүче булса, ике дә уйлап тормастан, табибка барып анализ тапшырырга тиеш. Ата-ананың икесе дә диабетик булса, баланың аның белән авыру ихтималы хәтта 100 процентка якынлаша.
2 тип шикәр авыруы килеп чыкмасын өчен олы яшьтәге кешеләргә (гомумән, 40 яшьтән узгач) бик үк шикәрле азыклар белән мавыгу кирәкми дияр идем.
- Организмда шикәрнең нормасы күпме булырга тиеш?
- 15 яшькәчә балаларда ул - 3,33-5,55 ммоль/л; олыларда - 3,89-5,83 ммоль/л.; 60 яшьтән узучыларда - 6,38 ммоль/л.; бала көткән вакытта - 3,3-6,6 ммоль/л. булырга тиеш дип исәпләнә.
-Алфир Рифкәтович, сезнең участокта авырулар динамикасы нинди?
-Кызганычка каршы, соңгы елларда тискәре динамика күзәтелә. Бүген безнең участокта 18 яшьтән өлкәнрәк 2300 кеше бар. 2006 елда шуларның 25е шикәр диабетыннан интексә, бүгенге көндә авыруларның саны 60ка җитте.
- Шикәр чиренә китерүче нинди факторларны аерып күрсәтергә мөмкин?
- Аз хәрәкәтләнү, кирәгеннән артыгын ашау, психик травмалар, нерв системасының озак вакыт киеренке халәттә булуы, моңа нәселдәнлек тәэсире дә кушылырга мөмкин, шулай ук төрле йогышлы һәм эчке авырулар, азык белән агулану, йөрәк-кан тамырлары авырулары (кан басымы күтәрелү, стенокардия) шикәр чиренә этәрүче факторлар булып тора.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, стенокардия белән авыручыларда шикәр чире барлыкка килү куркынычы 2, гәүдә авырлыгы тиешеннән артык булганда - 6 тапкыр, нәселдә диабет белән авыручылар булганда - 6,5, дүрт яки биш фактор берьюлы күзәтелгәндә - 28 тапкыр арта.
- Авыруны кисәтү өчен нәрсә эшләргә?
- Беренчедән, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәк: терлек маена, углеводка бай ашамлыклар белән мавыкмаска, кирәгеннән артыгын ашамаска; салкын тиюгә китерүче еш туңудан сакланырга; шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә; физик культура һәм спортның мөмкин төрләре белән, шулай ук көчтән килгәнчә физик хезмәт белән шөгыльләнергә; алкоголь эчемлекләр белән мавыкмаска, тартмаска. Икенчедән, ел саен шикәр чирен ачыклау өчен тикшерү үтәргә кирәк.
- Шикәр чире кемнәргә яный?
- Гәүдәнең артык авырлыгыннан интегүчеләр; диабет белән авыручы кешеләрнең якын туганнары (нәселдәнлек); 4 килограммнан артык авырлыктагы бала тапкан, йөклелек вакытында углевод алмашы бозылу очраклары булган хатын-кызлар; яше 40тан узганнар, аеруча югары кан басымы, атеросклероз белән интегүчеләрнең диабет белән авыру куркынычы бар.
- Диабетны кисәтергә мөмкинме?
- Заманча медицина диабет авыруын ачыклауның күп санлы методларына ия.
Шикәр чире барлыкка килгәнче, 5-10 ел алдан ук организмда шикәр күләме артуын күзәтергә мөмкин. Бу вакытта авыруның билгеләре беленми, әмма тикшергәндә алар яхшы ачыклана, шуңа күрә авырып китү куркынычы булган кешеләр даими тикшерү үтәргә тиеш.
Шуны онытмагыз: шикәр диабеты - хроник авыру, аны дәвалап бетереп булмый, ләкин контрольдә тотарга була. Иң мөһиме - күңел төшенкелегенә бирелмәскә, тормышның ямен табып яшәргә кирәк.
Нет комментариев