Фондның реабилитацияләү үзәкләрендә шифаханә-курорт юнәлеше буенча елына бер тапкыр, медицина реабилитациясе буенча табиб комиссиясе күрсәтмәләре нигезендә дәваланырга мөмкин
Махсус хәрби операциядә катнашучылар Социаль фонд үзәкләрендә сәламәтлекләрен бушлай ныгыта алалар. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге дәвалану урыннарына бару һәм аннан кире кайту чыгымнарын тулысынча компенсацияли. Санатор-курорт дәвалануының дәвамлылыгы — 21, медицина тернәкләндерүенең озынлыгы — 23 көнгә кадәр тәшкил итә.
Әлеге мөмкинлекләрдән хәрби хезмәткәрләр арасыннан медицина күрсәтмәләре буенча хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашу чорында бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм итү турында контракт төзегән гражданнар файдалана ала.
Медицина реабилитациясе организм функцияләрен җитди авырулардан, җәрәхәтләрдән һәм операцияләрдән соң торгызуга юнәлдерелгән. Һәр пациент өчен тернәкләндерү табиблары, авыруның хәлен һәм югалткан функцияләрен исәпкә алып, шәхси программа сайлый. Санатор-курортларда дәвалану, үз чиратында, сәламәтлекне ныгытырга, көчләрне торгызырга һәм авыруларны профилактикаларга ярдәм итә.

Россия Социаль фонды карамагында биш федераль округта урнашкан 12 тернәкләндерү үзәге бар. Алар заманча клиника-диагностика, медицина һәм тернәкләндерү җайланмалары белән җиһазландырылган. Бу, табигый һәм физик факторларны файдаланып, төрле методикалар кулланырга, шулай ук терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләре, сулыш органнары һәм периферия нерв системасы зарарланулары белән бәйле профильләр буенча ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Реабилитацияләү үзәкләрендә дәвалануга гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиентлар хезмәтләренә яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Гаризага медицина документларын: медицина реабилитациясе өчен — 057/у формасы юлламасын, шифаханә-курорт дәвалавы өчен — 070/у формасы белешмәсен беркетергә кирәк
Нет комментариев