Медицина хезмәткәренең вазифасын кием төсеннән белеп булачак
Сәламәтлек

Медицина хезмәткәренең вазифасын кием төсеннән белеп булачак

Шулай ук әлеге киңәшләр нигезендә, поликлиника һәм башка медицина оешмалары хезмәткәрләре өчен аяк киеме табаны якынча 2-3 см булырга тиеш

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина хезмәткәрләренә вазифаларына карап, биш төстәге форма тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән  Интертат яза.

Түбәндәге төсләр схемасы тәкъдим ителә:

  • Шәмәхә – җитәкче персонал
  • Куе яшел – табиблар
  • Ачык яшел төс – урта медицина персоналы
  • Лаванда төсе – кече медицина персонал
  • Зәңгәрсу – административ хезмәткәрләр
  • Соры – медицина булмаган һәм хуҗалык хезмәтләре, шулай ук IT-белгечләр.

Шулай ук әлеге киңәшләр нигезендә, поликлиника һәм башка медицина оешмалары хезмәткәрләре өчен аяк киеме табаны якынча 2-3 см булырга тиеш. Бу аякларга йөкләнешне киметү өчен кирәк. Аяк киеме табаны сырлы-сырлы, резиналы һәм сыгылмалы булырга, киеп йөргәндә ниндидер уңайсызлыклар тудырмаска һәм таймаска тиеш.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев