Миләшнең сәламәтлеккә файдасы
Миләш никадәр генә файдалы булса да, тромб, ашказаны җәрәхәте, гастрит вакытында бу җимештән баш тартырга кирәк
Миләш – С витаминына иң бай (100 грамм җимештә 100 миллиграммга кадәр) җимешләрнең берсе санала. Моннан тыш аның составында каротин, В2, К, Е, В витаминнары да бар. Миләш җимеше берьюлы дүрт төрле – алма, лимон, фолий, сорбин кислоталарына бай булуы белән дә игътибарга лаек.
Миләш тәлгәшләре һәрчак кул астында булсын өчен, аны яхшылап киптереп, яки туңдырып сакларга киңәш ителә. Миләш никадәр генә файдалы булса да, тромб, ашказаны җәрәхәте, гастрит вакытында бу җимештән баш тартырга кирәк.
– Әлеге җимештән ясалган сироп (1 кг миләшкә 0,6 кг шикәр комы салып ясала) элек-электән полиартрит, сидек юлы авыруларына каршы, үттә таш булганда кулланыла.
– Миләш төнәтмәсе исә витамин җитмәү, азканлылык, шикәр чире, климакстан интегүчеләргә ярдәмгә килә. Ул түбәндәгечә ясала: 1 аш кашыгы вакланган миләшкә 300 мл су салып, ун минут кайнатырга кирәк. Аннары ябык савытка салынган шушы катнашманы җылы урында бер сәгать төнәтәсе. Соңрак аны сөзеп, ашар алдыннан бер аш кашыгы күләмендә көнгә өч мәртәбә эчәргә кирәк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/09/181110/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев