10-11 сәгать утырып яки ятып үткәрелгән вакытның кеше организмына начар тәэсир итүе хакында искәртә табиблар.
Күпсанлы тикшерүләр үткәргәннән соң белгечләр озак утыруның йөрәк-кан тамырлары чирләре башлануга һәм иртә үлемгә китерергә мөмкин булуын раслаган. «Хәтта физик культура белән актив шөгыльләнү дә моннан коткара алмый»,- дип кисәтә алар.
Ә ничек сакларга соң? Белгечләр, зыянны киметү өчен, һәр 30-40 минут саен таймер куярга киңәш итә. Бу вакытта аякка басарга, бераз йөреп килергә, җиңелчә күнекмәләр эшләргә кирәк.
Ә спорт белән шөгыльләнүчеләргә киңәш шул: физик көчергәнешләрне көн дәвамына бүлергә тырышыгыз. Чөнки кичке бер сәгатьлек тренировкалар көн буена өстәл артында утыруның зыянын берничек тә каплый алмый, дип яза Арча хәбәрләре.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев