Организмга вакцина керткәннән соң, гриппка тулысынча каршы торучанлык барлыкка килсен өчен 2-3 атна таләп ителә
Бала тудыру йортыннан кайтуга баланы җирле участок педиаторлары үз карамакларына ала, бала өйгә кайткач, педиатр сабыйны өйгә килеп карый, әти-әнисенә киңәшләр бирә һәм бер ай дәвамында участок шәфкать туташы баланы күзәтү астында тота. Бала авырып китсә, яисә профилактик күзәтү үтү өчен, я прививкалар ясатырга кирәк булганда, әти-әни иң беренче чиратта үзенең участок педиатрына мөрәҗәгать итә.
— Авыруны кисәтеп калыр өчен балага профилактик тикшеренүләр бик кирәк, — ди район үзәк хастаханәсенең баш балалар табибәсе Гөлнара Шәйхиева.
«Бер яшькә кадәр бала ай саен табиб тикшерүе узарга тиеш»
— Бер яшькә кадәр бала ай саен табиб тикшерүе узарга тиеш. Профилактик тикшерүләрдән соң, педиатр көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләре, чыныгу, баланы дөрес тукландыру тәртибе белән таныштыра, профилактик прививкалар ясау вакытын билгели. Бу эпедимия башланганчы кешедә иммунитет эшләп чыгарылсын өчен кирәк. Чөнки вакцина ярдәме белән күп кенә куркыныч инфекцияләр белән идарә итеп була.

Кайбер йогышлы куркыныч чирләрне җиңүгә дә нәкъ менә иммунитетны күтәрү ярдәмендә ирешелде. Әлбәттә, вакцина ясатыр алдыннан баланы табиб карарга тиеш. Чөнки бала сау-сәламәт булган очракта гына прививка ясарга мөмкин, авырган вакытта прививка кичектерелеп торыла.
Кисәтү прививкалары илкүләм календарь буенча унике төрле чиргә каршы ясала
Безнең илдә кисәтү прививкалары илкүләм календарь буенча унике төрле чиргә каршы ясала. Бу туберкулез, бума ютәл, полиомиелит, столбняк, дифтерия, кызамык, кызылча, вируслы гепатит, паротит (свинка), грипп, гемофиль таякчыгы һәм пневмакокка каршы вакцинация үткәрелә. Балаларның, гомумән, халыкның сәламәтлегенә җитди зыян салучы булып грипп тора, Россиядә, шул исәптән Татарстанда гриппка бары тик вакцинация белән генә каршы торып була. Гриппка каршы прививка ясату өчен сентябрь, октябрь, ноябрь айлары кулай санала.
Организмга вакцина керткәннән соң, гриппка тулысынча каршы торучанлык барлыкка килсен өчен 2-3 атна таләп ителә. Организмга вакцина кертү берничек тә чир китереп чыгара алмый, бары тик саклаучы антителалар эшләп чыгару юлы белән иммун системасын инфекцияләргә каршы көрәшү өчен әзерли.
Кызамык, туберкулез, дифтерия кебек йогышлы чирләрне нәкъ тә менә прививкалар ярдәмендә кисәтеп-җиңеп булган икән, монда уйланырга җирлек бар. Чәчәк авыруы да прививка ярдәмендә юк ителгән. Шуңа күрә, табибларга профилактик-аңлату эшләрен үтемле итеп алып барырга туры килә.

— Элгәре әти-әниләр табибларга ышаналар иде, хәзер дә шулай булсын иде, — ди Гөлнара Хәбиряновна. — Прививка ясатып без баланы төрле йогышлы чирләрдән саклап кала алабыз. Һәрбер әти-әнине балаларына прививка ясатудан шикләнмәскә чакырып калам.
Нет комментариев