Процедуралар кабинетында эшләүче кызларыбыз
Бергәләшеп балтачлыларга игелекле хезмәт күрсәтәләр
Анализларны тикшерми генә сәламәтлеккә нәтиҗә ясап булмый. Алардан башка төгәл чирләр табиблары да диагноз куя алмый. Кан анализлары аеруча да мөһим роль уйный.
Поликлиника процедурасында эшләүче оста куллы Люция һәм Лилия ханым бу юнәлештә табибларга ярдәмгә килә.
Кан алу, аны тиешенчә саклап тапшыру, уколларны оста итеп куя белү, һәрбер эшне документлаштырып бару тәвәккәллек, өлгерлек сорый торган хезмәтләр. Шәфкать туташлары Гарифуллина Люция Фидәел кызы безнең район хастаханәсенә эшкә килгәнче Шәмәрдән дәвалау учреждениесендә, теш протезлары кую кабинетында эшли, уңган, курку белмәс шәфкать туташын бездә якын итәргә өлгерделәр, 1992 елдан бирле хезмәтенә тугры, пациентларга ягымлы Лилия Мөбарәкҗан кызы Мөхәммәтшина белән бергәләшеп, бер карашта бер-берсен аңлап, балтачлыларга игелекле хезмәт күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев