Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Рентген хезмәткәрләре

Шат йөзле, җор телле алар

Хирургка чират күп икән, димәк рентгенда да аз түгел. Болай уйлау бәлки ялгыштыр да, әмма диагнозны билгеләү өчен рентгенсыз гына булмый, көненә дистәләгән клиентны кабул итүче рентген
хезмәткәрләренә карыйсың да, эштән йөдәп бетеп кайтып китәләрдер, дип уйлыйсың (хәер, Балтачта барлык медицина хезмәткәрләре турында да шулай уйлап була, пациентлар бик күп хастаханәдә), әле бит өстәвенә нурланыш алалар. Күпме генә тыгыз режимда эшләсәләр дә, һәрчак шат йөзле, җор телле алар, җитәкчеләре Алена Валерьевна Данилова һәр эшкә өлгер, белемле табибә, коллективын да бер дулкында тота, пациентлар белән уртак тел таба.

Ил батырының хатыны да әле ул, ире мобилизация башланганнан бирле инде махсус хәрби операциядә, ике уллары бар, ирдән башка гына малайлар үстерү җиңел бирелми ул, өстәвенә район халкының сәламәтлеген дә кайгыртып йөгерәсе бар.

Компьютер томографиясе дә Алена Валерьевна җаваплылыгында. Ханты-Мансийскда туып-үскән кыз безнең якларга кунакка кайткан җиреннән үз тиңен табып, кияүгә чыгып, балалар үстереп әнә шулай Балтач халкына игелекле хезмәт күрсәтә. Гаилә кояшының нуры сүнмичә, иренең зур
җиңүләр белән кайтуын теләп калабыз. Биредә иң озак эшләүче булып Альфира Сафина санала, 1996 елдан бирле Альфира ханым лаборант булып, күпме игелекле эшләр башкарды инде. Әлфия Базянова 2012 елда лаборант булып күчә, аңарчы туберкулез хастаханәсендә эшли.

Айсылу Габбасова авыл ФАПларында эшләп тәҗрибә туплаган хезмәткәр, биредә дә хезмәтен яратып башкара. Илсия Хәйретдинова 2018 елдан бирле эшли, тиз дә, өлгер дә, хәер, монда бүтәнчә була да алмый — ишек төбе тулы кеше, тиз-тиз генә эшләргә кирәк, һәркемнең тизрәк дәва аласы, савыгасы, максатын тормышка ашырасы килә.

Соңгы елларда рентгентта теш техниклары да эшли, ипле генә күренгән Илнур Закиров 2023 елда бирегә күчсә, Азат Акберов — быел, Азат Зиятдинов узган ел монда урнашты. Раилә Габдрахманова фельдшер ярдәмчесе булып эшли. Хастаханә «Сәламәтлекне саклау» дигән федераль югарылыктагы милли проекты кысаларында маммография үткәрә торган һәм дә ультратавышлы диагностик аппаратка баетылды.

Биредә «РЕНЕКС» дигән күчмә рентген аппараты да бар. Флюорография дә үткәрәләр. Рентген тикшеренүләре нигезендә күпчелек райондашларыбыз чирен вакытында белеп, кичектергесез дәваланып кала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев