Диагноз компьютер томографиясеннән соң расланган
Казанда Республика клиник хастаханәсе табиблары аортасы өзелгән һәм күпсанлы сынулар алган 27 яшьлек мотоциклчыны коткарды, дип хәбәр итте үзенең социаль челтәрләрендә ТР Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.
Диагноз компьютер томографиясеннән соң расланган, ләкин типик булмаган анатомия өчен туры килә торган стент-графт Мәскәүдә генә табылган.
Операция уңышлы үтте: табиблар стент урнаштырдылар, кан агымын торгыздылар, һәм дүрт сәгатьтән соң пациент мөстәкыйль сулыш алды. Ике операциядән соң ир-атны өенә кайтарып җибәрәләр.
ТНВ
Нет комментариев