Республикада грипп белән авыручылар саны арткан
Сәламәтлек

Республикада грипп белән авыручылар саны арткан

Октябрь ахырында кискен респиратор вируслы инфекцияләр очраклары арасында гриппның өлеше 5 процент тәшкил итсә, хәзер бу күрсәткеч 18 процентка җиткән

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте

«Узган атнада республикада грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең 7 116 очрагы теркәлде. Кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручылар санының кимүе каникул атнасына туры килү белән бәйле иде», – дип билгеләп үтте спикер.

Октябрь ахырында кискен респиратор вируслы инфекцияләр очраклары арасында гриппның өлеше 5 процент тәшкил итсә, хәзер бу күрсәткеч 18 процентка җиткән. Любовь Авдонина сүзләренә караганда, узган атнада гриппның 30 очрагы теркәлгән.

Татар-информ

 


грипп

Нет комментариев