Татарстанда онкологлар беренче тапкыр бөергә үскән шешны робот ярдәмендә алдырган
Республика онкодиспансерында 47 яшьлек ир-атка операция ясалган, бөерендә шеш үсүе компьютер томографиясе ярдәмесендә ачыкланган һәм биопсия белән расланган, дип яза Шәһри Казан.
Операция роботлаштырылган хирургия системасын кулланып уздырылган. Операция үткәрелеп дүртенче тәүлек узгач пациент өенә чыгарылган, дип хәбәр итә медицина учреждениесенең матбугат хезмәте.
Белгечләр әйтүенчә, бу республикада урология онкологиясен дәвалауда мөһим адым.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев