Кадрлар кытлыгы аеруча Яңа Чишмә, Менделеевск, Тукай, Баулы, Түбән Кама, Зәй, Чистай, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында сизелә
Татарстанда проблеманы хәл итү өчен берничә чара гамәлгә ашырыла. Башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән дефицит белгечлекләр буенча эшкә килгән табибларга 1 млн сум күләмендә түләү каралган. Программада 204 кеше катнашкан, 109 табиб түләү алган. Шулай ук 50 меңгә кадәр кеше яши торган торак пунктларга күченеп эшләүче медицина хезмәткәрләренә компенсация түләү дәвам итә. Бу максатларга өстәмә 30 млн сум бүлеп бирелгән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында Кадрлар карарлары дирекциясе дә булдырылачак. Ул медицина вакансияләре порталы аша белгечләрне беренче мөрәҗәгать итүдән алып эшкә урнашканчыга кадәр озата барачак.
Министрлык мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда 19 640 табиб эшли. Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Алабугада уңай динамика күзәтелә. Шул ук вакытта беренчел звенода, аеруча терапевтлар арасында, кадрлар кытлыгы саклана.
Нет комментариев