Салкын тию сезоны якынлаша: сез аңа әзерме?
Салкыннар һәм температура түбәнәю белән безнең иммунитет җитди үзгәрешләр кичерә
Салкыннар һәм температура түбәнәю белән безнең иммунитет җитди үзгәрешләр кичерә
Көзен һәм кышын вируслы инфекцияләр, шул исәптән ОРВИ, грипп һәм салкын тию авырулары кискенләшә. Авыру куркынычын киметү өчен берничә гади, әмма фәнни яктан расланган кагыйдәләрне үтәү мөһим:
Йокы режимы — 7-8 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш, туйганчы йоклау иммун системасына саклагыч күзәнәкләр эшләп чыгарырга ярдәм итә.
Туклану — рационга С витамины (цитруслар, тозланган кәбестә, җиләкләр), D витамины (балык, йомырка, гөмбә), цинк (чикләвекләр, орлыклар, кузаклылар) булган ризыклар өстәгез.
Гигиена — кулларны даими юу һәм биналарны җилләтү вируслар йоктыру куркынычын киметә.
Физик активлык — саф һавада еш булу, күнегүләр ясау — сулыш системасын ныгыта.
Һава торышы буенча киенергә тырышыгыз.
Гриппка каршы Вакцинация — авыруларга каршы торучанлылыкны арттыра.
Әгәр температура 38° дан югары булса, көчле хәлсезлек яки тын кысылуны тойсагыз — үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев