Хезмәт

Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Сарымсак кандагы шикәрне киметә. Белә идегезме?

Сарымсак эчәклектә бифидобактерияләр булдыруга ярдәм итә

Сарымсак кандагы шикәр дәрәҗәсен тиз арада киметергә мөмкинлек бирә, дип яза «Мәйдан» журналы.

Бигрәк тә ул шикәр чире белән авыручылар өчен файдалы. Белгеч сүзләренә караганда, аның составында аджоен бар. Бу матдә кандагы шикәр дәрәҗәсен 25 процентка киметергә сәләтле.

Шулай ук ашларга сарымсак мае да өстәргә була. Ризык глюкозаны үзләштерүне арттырачак.

Моннан тыш, сарымсак «начар» холестерин белән көрәштә дә ярдәм итә. Моның өчен тәүлегенә ике-өч тырнак ашау да җитә.
Начар холестериннан котылу нәтиҗәсендә инсульт, яки йөрәк өянәгенең үсеш куркынычы 25 процентка кими.

Элегрәк хәбәр ителүенчә, сарымсак эчәклектә бифидобактерияләр булдыруга ярдәм итә. Ул, шулай ук, микрофлораны нормальләштерә.

Шулай да хроник авырулар булганда табиб белән киңәшләшү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев