Сарымсаклы сөтне кайнар килеш эчегез. Сәламәт булыгыз!
Сарымсак һәм сөт – аларны икесен бергә кушсаң, бик көчле дару килеп чыга, дип яза «Яшел Үзән».
Моның өчен нәрсәләр кирәк булачак:
су – 250 мл;
сарымсак – 10 тырнак (чистартылган һәм вак итеп туралган);
сөт – 500 мл;
шикәр комы – 2-3 бал кашыгы.
Әзерләү тәртибе:
Кәстрүлгә сөтне һәм суны салыгыз, шуңа чистартылган сарымсак тырнакларын кушыгыз һәм җылытырга куегыз. Әледән-әле бутап торыгыз һәм кайнау халәтенә җиткерегез. Кәстрүлдәге сыеклык яртылаш калганчы кайнатыгыз.
Хәзер сезгә аны сөзәргә һәм шикәр комы кушарга кирәк. Сарымсаклы сөтне кайнар килеш эчегез. Сәламәт булыгыз!
Нет комментариев