Шикәр чире белән авырганнарга глюкометр бушлай биреләме?
Дәвалану өчен даруларны пациентлар «Шикәр чиренә каршы көрәш» федераль проекты буенча ала
Шикәр чире белән авырып киткән кешеләргә глюкометр бушлай бирелә дип ишеткән идем. Аны ничек алырга икән?
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте: – Әгәр сездә чыннан да шикәр диабеты икән, глюкометрны һәм тестларны ОМС полисы буенча бушлай ала аласыз. Моның өчен үзегез теркәлгән поликлиникага килеп, терапевтка яки эндокринологка язылырга кирәк. Әгәр булса, үзегез белән шушы диагнозны раслый торган анализларны да алыгыз. Табиб сезгә глюкометр һәм тестны даруханәдә бушлай алу өчен рецепт язып бирәчәк.
Дәвалану өчен даруларны пациентлар «Шикәр чиренә каршы көрәш» федераль проекты буенча ала.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/07/175538/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев