Су эчегез: инсульт һәм йөрәк өянәге булу куркынычын киметә
Су артыгын ашарга мөмкинлек бирми, үзең дә сизми порцияләрне киметә башлыйсың
— Иртән уянгач та эчелгән 1–2 стакан су эчке органнарны уятып җибәрә, актив эшчәнлеккә көйли.
— Сәламәт булу өчен тәүлегенә кимендә 2 л су эчәргә кирәк. Аны кайчан эчү дә мөһим.
— Ашарга ярты сәгать кала эчелгән бер стакан су ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.
— Ванна кергәнче яки мунчага барыр алдыннан эчелгән бер стакан су кан басымын төшерергә ярдәм итәчәк.
— Төнгә каршы 1 стакан су эчегез. Тыныч йокларсыз, су инсульт һәм йөрәк өянәге булу куркынычын күпкә киметә.
— Йоклаганда аягыгызны көзән җыера икән, бу очракта да төнгә каршы су эчү файдалы булыр.
— Иртәнге, төшке, кичке аш алдыннан 1–2 стакан чиста су эчеп, 3 айда 4 килога ябыгып була. Су артыгын ашарга мөмкинлек бирми, үзең дә сизми порцияләрне киметә башлыйсың.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев