Табиблар, рәхмәт Сезгә!
Скорый машинасы 15 минутта килеп җитте...
Уйламаганда минем тормыш иптәшем Рефатҗан Камалиевка икенче тапкыр инфаркт булды. Без ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыраттык. Скорый машинасы 15 минутта килеп җитте. Анда эшләүче медбрат Айнур дөрес ярдәм күрсәтте. Казанга МКДЦга, үзенең ял көне булуга карамастан, Владислав Васильевич озата барды. Без гаиләбез исеменнән Владислав Васильевичка, ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүчеләргә, МКДЦ табибларына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Нык сәламәтлек, эшләрендә зур уңышлар телибез. Казаннан кайткач иптәшемне Альфир Рифкатович дәвалады. Гаиләбез исеменнән Альфир Рифкатовичка һәм анда эшләүче медперсоналга рәхмәтебезне белдерәбез. Гөлшат Рашитовнага да чиксез рәхмәтлебез. Ул учетка алып, тикшереп тора. Ул көннәрдә безнең хәлебезне белгән туганнарга, дусларга, күршеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек телибез.
Рефатҗан Камалиев гаиләсе,
Норма авылы, Таҗи Гыйззәт урамы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев