Татарстан ана һәм балаларны яклау буенча Россия лидерлары өчлегенә керде
Әлмәттә перинаталь үзәк ачылу Татарстан өчен бу өлкәдә төп вакыйга булды, анда 300дән артык бала туды
Татарстан сабыйлар үлеме күрсәткече буенча Россиядә өченче урынны алды, ул нибары 1,9 промилле тәшкил итте. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр иттеләр. 2025 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч Россия буенча 3,6 промилле тәшкил иткән.
2025 елда бер яшькә кадәрге балалар арасында югалтулар сизелерлек кимүгә ирешелде-күрсәткеч 27% ка кимеде.
Әлмәттә перинаталь үзәк ачылу Татарстан өчен бу өлкәдә төп вакыйга булды, анда 300дән артык бала туды.
Шулай ук төбәктә медицина персоналы гамәлләрен стандартлаштыруга һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Имин бала тудыру йорты» проекты старт алды. Проект бала табучы хатыннарга һәм яңа туган балаларга медицина ярдәме күрсәткәндә бердәм куркынычсызлык стандартларын тәэмин итәргә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Татарстан Республикасында Аналарны һәм балаларны саклау» яңа төбәк программасы эшли башлады. Аны гамәлгә ашыруга 2030 елга кадәр 2,85 млрд сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев