Татарстанда донорларга 260 млн сумнан артык акча түләнәчәк
Исегезгә төшерәбез, әлеге түләү ел саен индексацияләнә һәм салым салудан азат ителә
«Россиянең Мактаулы доноры» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән гражданнар өчен 2026 елга еллык акчалата түләү күләме билгеле булды. Түләү суммасы 19 497,68 сум тәшкил итәчәк. Акчалар «Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында»125-ФЗ номерлы Федераль закон кысаларында исәпләнә.
Төбәкләрдә әлеге социаль йөкләмәләрне гамәлгә ашыру федераль бюджет субвенцияләре исәбеннән тәэмин ителә. 2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында бу максатларга 260.284, 6 мең сум акча салынган инде. План чоры нигезендә, программаны финанслау шулай ук 2027 һәм 2028 елларга каралган.
Исегезгә төшерәбез, әлеге түләү ел саен индексацияләнә һәм салым салудан азат ителә.
Новости Татарстана – ТатарстанДа
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев