Сәламәтлек

Татарстанда яшәүчеләр сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясата алачак

Вакцинация республиканың ким дигәндә 138 сайлау участогында ясалачак

Татарстанда РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда грипптан прививка ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сөйләде.

«Вакцинация республиканың ким дигәндә 138 сайлау участогында булачак. Бу сан үсәчәк», дип өстәде Абашев.

Прививка ясату өчен тән температурасының югары булмавы һәм салкын тиюнең башка билгеләре булмау, шулай ук хроник авыруларның кискенләшүе шарт булып тора.

Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев