Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен койкаларның өчтән бере буш
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус белән авыручылар өчен койкаларның өчтән бере буш

Республикада Covid-19 белән аыручы пациентларны хастаханщлщргщ салу саны кими.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен койкаларның өчтән бер өлеше запаста кала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Бүген бездә ятакларның 32%ы диярлек пациентларны кабул итү өчен ирекле. Без кимүгә омтылабыз. Бу безне бу процессның тынып торуына өметләндерә", - дип билгеләп үтте спикер.

Альмир Абашев дәвалау учреждениеләрендәге хәлнең «сөендерә», госпитализацияләнгән татарстанлыларның саны кими баруын билгеләп үтте.

Татарстанда барлыгы 67 кеше ИВЛДА, шуларның 58е яңа коронавирус инфекциясе белән авырый.

Тулырак: ТИ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус ковид-19

Нет комментариев