Covid-19 коронавирусы пандемиясе вакытында Татарстанда барлыгы 948 кеше үлгән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбуган хезмәте хәбәр итүенчә, узган тәүлектә республикада тагын тугыз кеше коронавирустан үлгән.
Үлүчеләрнең бишесе - 1929, 1950, 1957, 1961, 1970 елгы хатын-кызлар, дүртесе - 1951, 1954, 1957 һәм 1962 елларда туган дүрт ир-атлар икәне билгеле.
Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 948 кешенең гомере өзелгән.
Алдарак республикада тәүлек эчендә коронавирусның 176 очрагы ачыкланганлыгын хәбәр иткән идек.
Чыганак: ТИ
Нет комментариев