Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән
Сәламәтлек

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән

Тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 20 кешесе дәваланган.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 97 очрагы теркәлгән. Шулай итеп,барлыгы — 12 мең 680 очрак», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә коронавируска 8 695 тест үткәрелгән.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 20 кешесе дәваланган.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус ковид-19

Нет комментариев