Варикоздан интегүчеләргә киңәшләр
Әгәр аякларыгызда кан тамырлары киңәюдән интегәсез икән, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз
Озак вакыт басып яки утырып тормаска тырышыгыз;
Резинкасы кысып торган оекбаш, носкилар, гольфлар кимәгез;
Күбрәк җәяү йөрегез;
Озак басып торырга туры килсә, атлагандай хәрәкәт ясап, бер аяктан икенчесенә күчегез. Мөмкинлек булса, чүгәләп тә алыгыз.
Көн саен 15-20 минут дәвамында аякларыгызны өскә күтәреп ятып торыгыз.
Игътибар! Бүгенге көндә бу авырудан котылу юллары күп: физик күнекмәләрдән алып, операция ысулын куллануга кадәр. Шуңа күрә, әгәр чир нормаль тормыш алып баруга комачаулый башлаган икән, табибка күренергә кирәк.
Фото: news.m
Автор : Гөлара Арсланова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев