Хезмәтләренә күрә хөрмәте
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен
Озак еллар намуслы хезмәтләре, хезмәтендә ирешкән уңышлары, сәламәтлек саклау системасы үсешенә керткән зур өлеше өчен Балтач үзәк хастаханәсенең ультратавыш диагностикасы кабинеты шәфкать туташы Лидия Филипп кызы Газизовага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау таныклыгы тапшырылды.
Намуслы хезмәтләаакре, сәламәтлек саклау тармагын үстерүдә һәм камилләштерүдә керткән хезмәтләре өчен түбәндәге райондашларыбызга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде:
Ләйсән Мөхәммәд кызы Әскарова – «Балтач районы үзәк хастаханә» сәламәтлек саклау дәүләт автоном уреждениесенең баш хисапчысы;
Галия Рашит кызы Закирова – район үзәк хастаханәсенең табиб-терапевты;
Рәйханә Абделхак кызы Нуриева – Әтнә фельдшер-акушерлык пункты мөдире.
Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:
– Алия Фәрхәт кызы Ибраһимова – табиб-дерматовенеролог;
– Шадрова Екатерина Борисовна – балалар бүлегенең шәфкать туташы;
– Венера Хәйдәр кызы Корбанова – Алан фельдшер-акушерлык пункты мөдире;
– Гөлнара Фоат кызы Йосыпова – әйдәүче икътисадчы;
– Илһам Таһир улы Шакиров – ашыгыч ярдәм һәм кичектергесез медицина ярдәме бүлегенең машина йөртүчесе.
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, түбәндәге шәфкать ияләре Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына лаек булдылар:
– Гүзәл Шәрипҗан кызы Вафина – поликлиниканың офтальмолог кабинеты шәфкать туташы;
– Шмелева Алевтина Павловна – белем бирү учреждениеләрендә балаларга һәм яшүсмерләргә медицина ярдәме күрсәтү оешмасы бүлегенең шәфкать туташы;
– Гөлназ Тәлгать кызы Исмәгыйлева – терапия бүлегендәге палаталарның шәфкать туташы;
– Гүзәл Марат кызы Зарипова – гинекология бүлеге акушеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев