Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы

Сәдака

Шәригатебездә иң тиешле һәм иң изге гамәлләрнең берсе сәдака бирүдер. Сәдаканың иң зурысы һәм кабул булганы-Аллаһ ризалыгы өчен бирелгәнедер. Аллаһ аны кабул итәр һәм әҗерен тагын да арттырыр. Шуңа күрә сәдака бирүче бер кайчан да хәсрәттә булмаячак. Аллаһы Тәгалә аның дәрәжәсен бу дөньяда күтәрер. Моның өстенә, сәдака бирүче кыямәт көнендә...

Шәригатебездә иң тиешле һәм иң изге гамәлләрнең берсе сәдака бирүдер. Сәдаканың иң зурысы һәм кабул булганы-Аллаһ ризалыгы өчен бирелгәнедер. Аллаһ аны кабул итәр һәм әҗерен тагын да арттырыр. Шуңа күрә сәдака бирүче бер кайчан да хәсрәттә булмаячак. Аллаһы Тәгалә аның дәрәжәсен бу дөньяда күтәрер. Моның өстенә, сәдака бирүче кыямәт көнендә күләгә булыр. Сул кулы белмичә уң кулы белән биргән сәдаканың әҗере тагын да зуррак булыр, диелгән.Кыямәт көненә гыйлемле үзенең белеме белән, дога кылучы намаз белән, ураза тотучы уразасы белән, ә сәдака бирүче белем, намаз һәм ураза белән килер. Чөнки ул мөселман кардәшләренең китапларын бастырган, намаз укучыларга мәчет төзеткән, ураза тотучыны уразасы беткәч ашаткан. Ул боларның барысының да әҗерен алыр. Бу - Аллаһның кодрәтедер. Сәдака бәндәне начарлыктан саклар һәм явызлардан яклар. Бер галим әйткән: "Бу хакта гыйлемле кешеләр дә, гади халык та яхшы белә. Җирдә яшәүчеләрнең моны тойганнары бар. Хәтта ул бәндә Аллага ышанмаса да, биргән хәере аны саклый һәм явызлыктан яклый".
Сәдаканың иң әҗерлесе - җәрия. Аны кеше вафатыннан соң бирәләр. Моңа кое казу, мәчет төзү, китап басу, Коръән уку дәресләре оештыру һәм мохтаҗларга ярдәм итү керә. «Кеше үлгәннән соң, аның гамәле туктала. Әмма өч эше кала. Болар - җәрия сәдакасы, аның белемнәре һәм үзеннән соң мәрхүм рухына дога кылучы баладыр. Үз мөлкәтен сәдака итеп таратучы бәндә өч нәрсәне истән чыгармаска тиеш. Болар - Аллаһ каршында чиста күңелле булу, бозылган яки ашарга ярамаган ризыкны сәдака итеп бирү, биргән сәдака урынына нәрсәдер өмет итү.
Әлеге темага кагылышлы, үзебезне кызыксындырган бер соравыбызны «Ислам нуры» мәчетенең имамы Рамил Гыйльмановка бирдек.
- Рамил хәзрәт, ашларда җыелган сәдака, мәсәлән сабынны, икенче бер ашта сәдака итеп өләшергә ярыймы?
- Әйе, әлеге гамәл рөхсәт ителә.
Хөрмәтле укучыларыбыз, дингә кагылышлы сорауларыгыз бар икән, аларны безгә юллагыз. Без исә аларны җавапсыз калдырмабыз.
Фото: arskmedia
Чыганак: http://www.tatar-islam.com/publ/din/get_n_syjkh_t/s_daka/9-1-0-15537

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250