Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

75 яшендә 3 киломерга йөзеп беренче килде (+видео)

Махсус Мәскәүдән Равил абыйның Кремльдә эшләүче улы Алмаз Фәйзуллин да кайткан. Ул да әтисе кебек яхшы йөзә, “Фәйзуллин йөзүләре”ндә катнаша...

Узган якшәмбедә Казанбаш плотинасына “Фәйзуллин йөзүләре”нә барырга, кирәк, дигәч, аптырап калдым. Һәр ел җәйнең иң кызу вакытында шундый чара оештырылганын белә идем. Гадәттә ул Казанда Аккош күлендә узды. Ә бу юлы Арчага килергә булганнармы? Шундый икеләнүле уйлар белән Казанбаш плотинасы ягына юл алдым.

Мин килгәндә әле яр буе буш диярлек иде. Булганнар да һәрберсе үз эшендә. Су янында коткаручылар йөри. Берән–сәрән коенырга килүчеләр дә бар. Өстәрәк “Җәмәгать туклануы” ширкәтеннән егетләр һәм кызлар шашлык, пылау пешеә, самоварда чәй кайната. Бераздан кечкенә автобуста язучылар, журналистлар килеп җитте. Алмаз Хәмзин гармунын тартып җыр сузды. Аңа башкалар кушылды. Тирә–юньгә бәйрәм рухы таралды. Әһә, димәк, биредә нидер була. Кызыксынып якташыбыз Рифат Җамал янына килдем.

– Әлеге чараны күренекле татар шагыйре Равил Фәйзуллин үзе уйлап чыгарды. Моңа кадәр Казанда Иделдә, Аккош күлендә була иде. Биектау районында да үткәрелде. Быел 40нчы тапкыр оештырыла. Равил Фәйзуллинның үзенә дә 4 августта 75 яшь тула. Шушы ике юбилейны ул Арча җирендә, “Ахунов чишмәсе” янында, Көтек елгасында уздырырга булды. Әлбәттә, Арча районы хакимияте ярдәмендә, – диде ул.

Бер–бер артлы җиңел машиналар да күренә башлады. Равил Фәйзуллин үзе дә килеп җитте. Гадәттәгечә, аларны чәк–чәк белән каршы алдылар. “Фәйзуллин йөзүләре”нә килүчеләр арасында язучылар, шагыйрьләр, журналистлардан Данил Салихов, Вакыйф Нуриев, Газинур Морат, Әхәт Гаффар, Наил Касыймов, Фәндәс Сафиуллин, Шәмсия Җиһангирова, Ркаил Зәйдулла, Ринат Нуруллин, Наилә Ахунова, Алмаз Гыймадиев, Әнвәр Шәрипов, Фәүзия Солтан, Данил Гыйниятов, Искәндәр Сираҗины танып алдым.

– Бу арада Арча ягына еш килергә туры килде. Кайчан, нинди чара белән килмә, колач җәеп каршы алалар. Моның өчен район башлыгы Илшат Нуриевка, җитәкчеләргә зур рәхмәт. Бүген без “Фәйзуллин йөзүләре”нә җыелдык. Моңа кадәр Равил абый беренчелекне бирми иде. Карыйк әле, 75 яшендә ул ничек йөзәр икән, – дип шаяртты чараны ачу тантанасында Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

– Сез бу чараны “Фәйзуллин йөзүләре” дип кенә түгел, Ахун чишмәсенә, Гариф Ахуновның туган авылы Өчилегә сәяхәт, дип тә кабул итегез. Шул авылны онытмаска иде. Йөзеп, үзара ярышып, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итеп, үзегезгә ләззәт алып китегез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аңа җавап итеп.

“Ахун чишмәсе” турында сүз чыккач, “Таттелеком” оешмасы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гомәров та читтә калмады.

– “Ахун чишмәсе” дә “Таттелеком” оешмасы генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән торгызылган чишмәләрнең берсе. Кайчандыр биредә Өчиле авылы булган. Кечерәк кенә авыл. Кушлавычта чишмә ачылды. Ул да зур авыллардан саналмый. Кечкенә авыллар булсалар да, зур шәхесләр биргән алар. Әлеге чараның Гариф Ахуновның туган авылы янында үтүе тирән мәгънәгә ия, – диде ул.

Махсус Мәскәүдән Равил абыйның Кремльдә эшләүче улы Алмаз Фәйзуллин да кайткан. Ул да әтисе кебек яхшы йөзә, “Фәйзуллин йөзүләре”ндә катнаша, ә менә бу якка беренче килүе икән.

– Бу ярыш түгел, ирекле йөзү. Безнең өчен иң кыйммәте – аралашу. Безгә ул бигрәк тә тансык. Һәр очрашу зур мәгънәгә ия, – диде Равил Фәйзуллин йөзүгә старт бирер алдыннан.

Якын ара түгел, өч километрга йөзәргә киттеләр. Кайберләре “Йөзүчеләр финишка килеп җитәрәк кушылырбыз әле”, дип, баскан урыннарында калды, икенчеләренең көче 100–200 метрга гына җитте. Озак та үтми судан чыгып килгән Алмаз Хәмзинга күз төште. Килеп тә җиткәнме әллә?

– Юк ла, Әлфәт Закирҗанов белән күпергә кадәр генә бардым да, кире килдем. Әйләнеп килсәң, дурак, диярләр, – дип шаяртып җавап бирде ул.

Ә Әлфәт абый ул сүздән курыкмаган. “Рухи бердәмлекне аңлата бит бу. Традиция киләчәктә дә дәвам итсен иде”, – диде ул соңыннан.

Озакламый сабырлыклары һәм көчләре җиткәннәр финишка таба борылды. Кем беренче килә?

– Данил Гыйниятов, – диделәр берәүләр.

– Юк, ул түгел. Аның башында кепкасы бар иде, – диделәр икенчеләре.

Килеп җиткәнче таный алмадык. Бактың исә, йөзүдә арчалар да катнашкан, хәтта махсус Сабадан да килгәннәр булып чыкты. Педагогика көллиятендә белем алучы Саба егетләре Илназ Нуруллин, Ирек һәм Илнур Латыйповлар бер–бер артлы ярга чыктылар. Артларыннан калышмыйча килүчене кем дип уйлыйсыз? Арчадан “Шәрык” территориаль җәмәгатъчелек үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин! Яшьләргә бирешмәде, артларыннан калмады бит.

– Ачык суда йөзү хыялым иде. Зөя елгасында шундый йөзүләр була, дип ишеткәч, әзерләнгән идем. Тик төрле сәбәпләр белән бара алмадым. Насыйп булгач, биредә үземне сынадым. Өч ай йөзгән юк иде инде. Шөгыльләнгән булсам, яшьләргә бирешми  идем әле,– диде ул.

Язучылар арасында беренче булып кем килде, дисез? Улы Газиз белән бергә 75 яшьлек Равил ага Фәйзуллин.

– Минем 80 яшьлек юбилеем булды. Равилне саклап килдем, – дип шаяртты тәнкыйтьче, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин.

– Чыннанмы?

– Юк ла инде. Килеп җитәрәк кенә кушылдым.

– Җиңүчегә бүләккә нәрсә бирәләр икән?

– Үзе кадәр авырлыктагы Өчиле комы.

– Сабантуйда арттан килгән атка хәзер велосипед бирәләр.

Әнә шулай бер–берсенә төрттереп шаярышып алдылар йөзүчеләр, җанатарлар. Аннан шашлык, пылау белән сыйландылар, самоварда кайнаган “Ахун чишмәсе” суы белән чәй эчтеләр, аның янында булдылар. Вагыйз Әһлиуллин гармунын сузды, аңа башка осталар кушылды. Расих Галимҗановка кушылып җырлаучылар да табылды. Соңыннан әнә шулай табигать кочагында җырлап–уйнап күңел ачтылар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөзү