Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Афәрин, егетләр! (фото)

15-20 июль көннәрендә Саратов шәһәрендә Бөтен Рәсәй авыл спорт уеннарыныӊ финалы булып узды.

Рәсәйнеӊ 69 төбәгеннән 3 меӊнән артык авыл спортсменнары 14 төрле ярышта көч сынаштылар. Шунысы куанычлы, Татарстан Республикасы командасы составында безнеӊ районнан яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин һәм Нөнәгәр авылыннан Рәдис Сәмигуллин уӊышлы чыгыш ясадылар. Алар авыр атлетика буенча көч сынашуда 5 урында булсалар, Саба егетләре белән берләшеп, канат тартуда 1 урынны яуладылар! Афәрин, егетләребез!!! Татарстан командасы исә гомуми беренчелектә иӊ алдынгы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250